Бәйрәмне Баулы аграр көллияте студентлары ачты. Алар җылы бәйрәм атмосферасын тудырып, лирик вальс һәм җыр әзерләде.
Шәфкать туташларын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Эльмира Хөснуллина котлады.
Хастаханә җитәкчелегеннән дә рәхмәт сүзләре яңгырады – баш табиб вазыйфаларын башкаручы Ринат Шәфыйков дәвалау процессында шәфкать туташлары эшенең мөһимлеген ассызыклады. Баш шәфкать туташы Гөлназ Галиева хезмәттәшләренә бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район үзәк хастаханәсе профсоюз комитеты рәисе Лилия Гайсина шәфкать туташларының һәрвакыт алгы сызыкта булуларын һәм үз пациентларына ярдәмгә ашыгуларын әйтте, шулай ук профсоюздан татлы бүләкләр тапшырды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына район үзәк хастаханәсе бүлекчәләрен иң яхшы бизәү өчен бүләкләү булды, барлык катнашучыларга бүләк сертификатлары һәм календарьлар тапшырылды.
Кадерле шәфкать туташлары – сәламәтлекне тугры саклаучылар, табибларның сабыр ярдәмчеләре, сезне чын күңелдән тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!