Бәйрәм якты, күңелгә ятышлы һәм иҗади сюрпризлар белән булды.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең баш шәфкать туташы Евгения Юдина хезмәттәшләрен котлады: « Һөнәри осталыгыгыз, пациентларга һәм бер-берегезгә биргән сизгерлек һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт. Хезмәтегез кадерле булсын, ә җавап итеп рәхмәт сүзләре яңгырасын. Сезнең өйләрегездә сәламәтлек, шатлык һәм җылылык телим!».
ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясьев медицина хезмәткәрләренә шәһәр башлыгының һәм сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Руслан Гәрәев өстәде: "Сез - ак халатлы феялар һәм безнең ышанычлы тыл! Сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!».
Шәфкать туташлары хастаханә җитәкчелегеннән грамоталар һәм рәхмәт хатлары алдылар.
Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Гарипов белгечләрнең яңа буынын үстерергә ярдәм итүче остазларын билгеләп үтте һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм җылы, ихлас котлаулар һәм күтәренке рухта узды!