Алабуга район үзәк хастаханәсендә Шәфкать туташы көне уңаеннан чара узды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Кичә Алабуга  район үзәк хастаханәсендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде: профсоюз комитеты Шәфкать туташы көне уңаеннан җылы һәм күңелле чара оештырды.

Район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Светлана Балобанова һәм профком рәисе Румия Резяпова җыелучыларга ихлас котлау һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар шәфкать туташларының пациентлар сәламәтлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен  билгеләп үтте һәм аларның сәламәтлек саклау системасында мөһим ролен ассызыклады.
Профсоюз оешмасындагы актив хезмәтләре һәм үз эшенә тугрылыклы булулары өчен поликлиника фельдшеры Гөлназ Декина, поликлиниканың шәфкать туташы Гөлчәчәк Харисова һәм электромонтер Наил Ардаширов Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм чарасы көн саен  җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк иткән бу күркәм кешеләргә рәхмәтләрне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International