Бүген Яр Чаллыда Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган «Шәфкать туташы эше: кадрлар кытлыгы чорында һөнәри үсеш траекториясе» республика конференциясе узды. Бирегә бөтен Татарстаннан бу игелекле һөнәр вәкилләре килгән иде. Чарада медицина оешмалары һәм медицина көллиятләре һәм училищелары җитәкчеләрен, урта медицина персоналын һәм медицина көллиятләре студентларын кертеп, 600 дән артык кеше катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе, «Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССУ һәм Яр Чаллы һәм Казан медицина көллиятләре ярдәмендә узды.
Панель дискуссиядә катнаштылар:
- Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова;
- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында шәфкать туташы эшчәнлеге белән идарә итү буенча штаттан тыш баш белгече Ольга Иванова;
- ТР урта медицина белем бирү оешмалары директорларының республика советы рәисе, Казан медицина көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Алексей Шулаев;
- Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү буенча штаттан тыш баш белгече, ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе президенты, Казан медицина көллиятенең дипломнан соң һәм өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Татьяна Ванюшина;
- Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев.
Панель дискуссияне Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова үткәрде.
Чакырылган кунаклар арасында: ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү буенча штаттан тыш баш белгече Эльвира Кустовская, Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семенова һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Алексеевна Сәгыйдуллина ведомство һәм дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.