Түбән Кама медицина көллиятендә «Сәламәтлекне саклый торган персональләштерелгән технологияләр» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы ачылды

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУдә 2025 елның Татарстан Республикасы «Сәламәтлекне саклый торган персональләштерелгән технологияләр» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы ачылды.

Югары технологияләр чемпионаты 15 инновацион компетенциядә оештырылган. Конкурс биремнәре алга таба катнашучыларга стажировка узу яисә эшкә урнашу мөмкинлеге бирә торган предприятиеләр-партнерланың актив катнашуы белән формалаштырыла.

Чемпионатта Татарстан Республикасының Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләреннән студентлар катнаша.

Чемпионатны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Марина Александровна Иванова, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгының сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча ярдәмчесе, «Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе» ДАССУның баш шәфкать туташы Евгения Владимировна Юдина катнашты.

Чемпионатны ачу тантанасында катнашучылар һәм экспертлар традиция буенча тантаналы ант бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International