«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисадый форумын медицина белән тәэмин итү

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда халыкара форумда катнашучылар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең күп дәрәҗәле системасы төзелгән.

KazanForum медицина ярдәме чаралар уздырыла торган объектларда һәм катнашучылар яши торган урыннарда оештырылган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында форумны медицина белән тәэмин итүне оештыру буенча эшче төркем төзелде, медицина ярдәме күрсәтү зарурлыгы туса, маршрутлаштыру билгеләнде. Медицина белән тәэмин итү мәсьәләләрен оператив хәл итү тәүлек буе башкарыла.

Форум чараларының баш табибы Дмитрий Лопушов билгеләнде. Һәр объектта аның баш табибы билгеләнгән һәм медицина оешмасы беркетелгән. «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУ һәм «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУның Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге көче белән медицина ярдәменең комплекслы системасы оештырылды.

KazanForumның төп мәйданчыкларында – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә (анда «21 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ хезмәткәрләре җәлеп ителгән) һәм «Казан» агросәнәгать паркында (анда «18 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ хезмәткәрләре җәлеп ителгән) - яхшы җиһазландырылган медицина пунктлары оештырылган. Алар беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар, медикаментлар һәм чыгым материаллары белән комплектланган. «Хәләл» таләпләрен исәпкә алып, медицина хезмәткәрләренең махсус униформасы һәм медицина пунктларын оештыруда гендер якын килү каралган (ирләр һәм хатын-кызлар аерым).

Теләсә нинди ашыгыч чакыруларга оператив җавап бирүче һәм урында кичектергесез ярдәм күрсәтүче ашыгыч медицина ярдәме дежур бригадалары даими әзерлектә тора.

 Кирәк булган очракта стационар медицина ярдәмен тәэмин итү өчен Казанның әйдәп баручы медицина учреждениеләре белән, шул исәптән Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Республика клиник офтальмология хастаханәсе һәм Республика стоматология поликлиникасы белән хезмәттәшлек итүнең төгәл схемасы каралган. Һәр стационар учреждениедә гыйбадәт кылу бүлмәләре, кирәкле дини әдәбият һәм инвентарь бар. «Хәләл» туклану оештырылды.

Медицина белән тәэмин итүгә барлыгы 78 медик җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International