16 майда Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көненә багышланган профилактик акция уздыра.
Казан халкын 16 майда 12:00 дән 17:00 гә кадәр «Мега» сәүдә үзәгендә артериаль басымны бушлай үлчәргә, кандагы глюкоза һәм холестеринны билгеләүгә экспресс-анализ ясарга, шулай ук табиб-терапевт консультациясен алырга чакырабыз.
Акциядә катнашучыларның үзләре белән паспорты, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛСы булырга тиеш.