Иртәгә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чаралар узачак

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра. Тест-мобиль 16 майда 13:00-17:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин ур., 11 ("Сәгать"һәйкәле янында) эшләячәк:. «ВИЧка ТЕСТ - белем күбрәк, куркынычлар азрак» проекты "Яңа гасыр"АБНО белән берлектә тормышка ашырыла.  ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел! Барлык теләүчеләрне чакырабыз.

Ачык ишекләр көне узачак:

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ, Казан шәһ., Н.Ершов ур., 65

9.00 дән 18.00 гә кадәр

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУнең Әлмәт шәһәрендәге филиалы – Түбән Мактама штб, Промышленная ур., 1а йорты.

8.00 дән 15.40 га кадәр

"ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге " ДАССУнең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы-Вахитов пр., 12 йорт.

8.00 дән 15.00 гә кадәр

Теләге булган һәркем ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест узарга һәм белгечләрдән консультация алырга мөмкин.

Иртәгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән 2025 елның 16 маенда 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре прп. Сергий Радонежский  храмында (Краснококшайская ур., 101) СПИДтан үлгәннәргә гыйбадәт кылу үткәрелә.

Үлгәннәр өчен дога кылырга теләүчеләрнең барысы да чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International