Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне алдыннан Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән бүген, 17 майда, Казан шәһәре прп. Сергий Радонежский храмында СПИДтан үлгәннәргә гыйбадәт кылу үткәрелде.
Чарада « ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге » ДАССУ хезмәткәрләре, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм үлгәннәр өчен дога кылырга теләүчеләр катнашты.
Хәтер көне җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ/СПИД проблемасына юнәлтергә, хәбәрдарлыкны арттырырга, СПИДтан үлгәннәрне искә алырга һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итәргә өнди.
Бу датага багышланган чараларның бер бурычы – кеше иммунодефициты вирусы белән зарарланган кешеләргә карата дискриминация булдырмый торган социаль мохит булдыру.