Бүген Алабуга поликлиникасында Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көненә багышланган "Артериаль басымыңны бел" акциясе узды.
Студент-волонтерлар барлык теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр, артериаль гипертензияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында белешмәләр һәм буклетлар тараттылар.
Акциядә катнашучыларның барысына да артериаль гипертензияне профилактикалау, артык тән авырлыгын киметү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында файдалы киңәшләр бирелде.