Казанда «Хәзерге заман хирургиясендә югары технологияләр» III Халыкара фәнни-гамәли форумы узды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

«Хәзерге заман хирургиясендә югары технологияләр» III Халыкара фәнни-гамәли форумы тәмамланды. Форум кысаларында «Шәфкать туташы эше» секциясе узды.

Секция 100дән артык катнашучыны җыйды, алар арасында шәфкать туташлары, төрле медицина учреждениеләре белгечләре һәм студентлар бар иде. Шәфкать туташлары секциясен оештыручылар Татарстан Республикасының баш шәфкать туташлары советы әгъзалары: Сафина Гүзәл Әсхәт кызы – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры, һәм Петрунина Светлана Анатольевна – «Профессор А.Г. Ге исемендәге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУның баш шәфкать туташы, шулай ук «Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе» региональ иҗтимагый оешмасы. Секциянең модераторлары: Чикаев Вячеслав Федорович – Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, югары категорияле хирург һәм «Травматология, ортопедия һәм ашыгыч хәлләр хирургиясе» кафедрасы профессоры һәм Сафина Гүзәл Әсхәт кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International