17–19 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы узачак
Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан уздырыла.
Форумның миссиясе: цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның еллык фәнни, техник һәм коммерцияле коммуникация мәйданчыгын формалаштыру.
2024 елгы форум нәтиҗәләре: 19 695 катнашучы, 147 чара, 779 спикер, сайтка 143 500 мөрәҗәгать, 255 публикация, 131 компания стенды.
Сәламәтлек саклау Россия икътисадының өстенлекле тармакларының берсе булып тора, һәм форум кысаларында сәламәтлек саклау һәм медицинадагы цифрлы технологияләргә багышланган көн планлаштырылган.
Профильле секцияләрдә экспертлар мәгълүмати куркынычсызлык һәм импортны алмаштыру, цифрлы үсеш, цифрлы технологияләр куллану һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре, сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыруның актуаль проблемалары һәм бурычлары турында фикер алышырга, ИТ куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.
Сайт: https://kazandigitalweek.com.