Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында премия номинантлары турында мәгълүмат куелды һәм тавыш бирү башланды.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак», «Ел табибы» номинацияләрендә медицина хезмәткәрләре, табиблар һәм медицина учреждениеләре коллективлары катнаша.
Шулай ук быел медицина оешмалары коллективлары катнаша торган яңа номинацияләр барлыкка килде – «Елның иң яхшы берләшмәсе», «Иң яхшы махсуслаштырылган учреждение».
Табиб яки медицина командасы өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин. Тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында җиңүчеләрне сайлаганда исәпкә алыначак, анда сәламәтлек саклауның иң яхшы вәкилләре сайланачак.
Июнь уртасында «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Сезне премия җиңүчеләрен билгеләүгә үз өлешегезне кертергә чакырабыз!
Номинантлар турында мәгълүмат һәм тавыш бирү монда: https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2025.htm