Казанда А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе шәфкать туташлары өчен концерт узды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе коллективы Халыкара шәфкать туташы көнен бәйрәм концерты белән билгеләп үтте. «Чулпан» мәдәният үзәгендә бүлек шәфкать туташлары, учреждение ветераннары, мөдирләр, табиблар һәм башка хезмәткәрләр җыелган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, 99 яшьлек Писарев Алексей Иванович - кабул итү-диагностика бүлегенең өлкән шәфкать туташы Татьяна Захарованың бабасы бәйрәмнең мактаулы кунагы булды.

Холлда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган плакатлар күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт программасы башланыр алдыннан һәр бүлекчә вәкилләре презентация үткәрде һәм үзләренең ветеран туганнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International