Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе белгечләре "Мин тормышны сайлыйм!” марафонының бу уку елында йомгаклау чарасын үткәрделәр.
Марафонны оештыручылар кадет корпусы студентлары белән очрашты. 15 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 120 яшь кеше яшьләр өчен мөһим булган җенси тәрбия, җенси кагылгысызлык һәм психоактив матдәләрне куллануның зыяны темаларына кагылган семинарга җыелды .
Катнашучылар алдында медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина һәм медицина психологы Татьяна Хисмәтуллина, шулай ук Түбән Кама руханилары вәкилләре чыгыш ясады.