Комиссияләр Министрлык җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе, Казан дәүләт медицина университеты һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды. Утырышларда дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре каралды.
Комиссия рәисе – Семенова Вера Сергеевна, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Комиссия әгъзалары сыйфатында утырышларда катнаштылар:
- Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Рәисе ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире;
- Максимов Игорь Леонидович, «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБББУнең биомедэтика, медицина хокукы һәм медицина тарихы кафедрасы доценты;
- Мәхмүтов Чыңгыз Усман улы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Россия өчен «Халык фронты» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге эксперты;
- Хөснетдинова Гөлнар Равил кызы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе;
- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты вәкилләре.