21 майда «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра. «ВИЧка ТЕСТ – белем күбрәк, куркынычлар азрак» проекты "Яңа гасыр" АБНО белән берлектә тормышка ашырыла.
Тест-мобиль 17:00 гә кадәр эшли
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында.
ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!