Әлмәттә Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбе узды
Әлмәт Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында Идел буе федераль округының штаттан тыш баш белгечләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашында республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды. Бу төбәк табиблары өчен мөһим белем бирү чарасы, аның максаты – теоретик белемнәрне һәм яңа клиник киңәшләрне табибларның реаль клиник практикасына мөмкин кадәр якынайту.
Мәктәп эшендә 90нан артык белгеч: Әлмәт һәм Азнакай, Баулы, Мөслим, Бөгелмә, Зәй, Чирмешән, Сарман, Лениногорск, Җәлил – республиканың көньяк-көнчыгышы дәвалау учреждениеләре табиб-кардиологлары, фельдшерлары, терапевтлары катнашты.