Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре невролог Тимур Хәйбуллин һәм ангионевролог Марат Сәйхунов катнашында табиб-неврологлар өчен чираттагы уку семинары узды.
Чарада Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе һәм ТР көньяк-көнчыгышындагы «Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе» ДАССУның курация зонасы медицина учреждениеләре табиблары катнашты.
Семинар барышында ТР ССМ штаттан тыш баш белгечләре, м. ф .к. Тимур Илдус улы Хәйбуллин һәм м. ф. к. Марат Вәлиулла улы Сәйхуновның паркинсонизмны, баш авыртуларын, нерв системасының демиелинизацияләүче авыруларын, вертеброген авыруларны диагностикалау һәм дәвалау принципларына багышланган лекцияләре тыңланды.
Әлеге чара районнарда белгечләрнең белем дәрәҗәсен тагын да камилләштерү өчен күчмә мәктәпләр сериясенең дәвамы булды.