Төзекләндерү объектларын сайлау өчен Бөтенроссия онлайн тавыш бирү дәвам итә.
Иң күп тавыш җыйган проект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында федераль ярдәм алачак һәм 2026 елда ук гамәлгә ашырылачак.
Тавыш бирүдә Төзүчеләр проспектындагы Әлмәт хастаханәсе шәһәрчеген үзгәртеп кору проекты катнаша.
Биредә берьюлы берничә медицина учреждениесе урнашкан: Әлмәт район үзәк хастаханәсе, Әлмәт перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе, Әлмәт шәһәрендәге М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры филиалы.
Бөтенроссия тавыш бирүгә кушылырга һәм Әлмәттәге хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру өчен үз тавышыгызны бирергә чакырабыз!
Тавыш бирү өчен сылтама - https://gorodsreda.tatar.ru