Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында 25 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья калкансыман биз көненә багышланган видеолекция узды.
Шәфкать туташы Агләмова Зөлфия Рәфис кызы калкансыман биз авыруларының симптомнарын һәм үсеш сәбәпләрен, шулай ук аларны профилактикалау ысулларын җентекләп сөйләде.
