Чебоксар шәһәрендә Сугыш ветераннары госпитальләре берлегенең Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында госпитальләр берлеге әгъзалары арасында игълан ителде.
Анда 36 госпиталь катнашты.
«Иң яхшы госпиталь» һәм «Һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр» номинацияләрендә бүләкләрне госпитальләр берлеге рәисе Людмила Канунникова шәхсән үзе тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына югары дәрәҗәдә психологик-психиатрик ярдәм күрсәткән өчен җиңүче дипломына ия булды.
Бүләкне госпитальнең баш табибы Резеда Мәүзүтова алды.
Конкурста җиңүдән тыш, Яр Чаллы госпитале хезмәткәрләре дә шәхси номинацияләрдә билгеләп үтелде.
"Һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр" номинацияләрендә бүләкләр алдылар:
* ташламалы категориядәге гражданнар өчен терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт, гериатр Юлия Заболотская;
• амбулатор тернәкләндерү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Елена Титова;
• медицина-психология консультациясе кабинетының медицина психологы Елена Бугуцкая;
• терәк-хәрәкәт аппараты һәм периферик нерв системасы функцияләре бозылган пациентларны медицина тернәкләндерү бүлеге санитаркасы Айгөл Минһаҗева.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сугыш ветераннары өчен госпитальләр үсешенә керткән зур өлешләре өчен билгеләп үтелде.