"Чиксез гематология: дәвалауның катнаш методлары. Реаль клиник практика» гематология буенча Фәнни-гамәли конференцияне ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре һәм РКХ белгечләре үткәрде.
24 майда Россиянең төрле үзәкләре белгечләре төп дүрт юнәлештә докладлар белән чыгыш ясадылар: «Онкогематология», «Тромбофилия һәм йөклелек», «Орфан авырулары» һәм «Терапиядә юридик аспектлар һәм инновацияләр».
Республика клиник хастаханәсеннән докладлар белән профессор, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, Республика клиник хастаханәсе клиник-диагностика лабораториясе мөдире Дамир Сираҗетдинов һәм республиканың штаттан тыш баш гематологы Михаил Кунст чыгыш ясады.
Конференциягә Саратов, Ижау, Краснодар, Мәскәү, Пермь, Башкортстан һәм Казаннан барлыгы 60ка якын гематолог килгән. Татарстан белгечләре пациентларга ярдәм сыйфатын яхшырту өчен гематологлар бергәлегенә фәнне һәм практиканы берләштерергә тәкъдим иттеләр.