28 майда Горький паркында ВИЧка бушлай тест тапшырырга мөмкин булачак

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Иртәгә, 28 майда, «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш  республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

Тест-мобиль эшләячәк:

28 майда 13:00-17:00 сәгатьтә

Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International