Менделеевск район үзәк хастаханәсенә эш визиты

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре күчмә эш кысаларында Менделеевск район үзәк хастаханәсендә булдылар.  Күчмә чара барышында «Менделеевск район үзәк  хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Оксана Бахматова белән Менделеевск районы халкының җәмәгать сәламәтлеген ныгыту буенча муниципаль программа чараларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фикер алышу барышында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, йогышлы булмаган авырулар куркынычын киметү максатында район предприятиеләре белән корпоратив программалар төзү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International