Казан медицина университеты Предмет милли рейтингы лидеры булды

2025 елның 30 мае, җомга

Казан дәүләт медицина университетының белем бирү программалары «Фундаменталь медицина», «Клиник медицина» һәм «Фармация» предмет өлкәләре буенча Предмет милли агрегацияле рейтингы премьер-лигасына эләккән.

Шул ук вакытта «Фундаменталь медицина» юнәлешендә Казан дәүләт медицина университеты беренче урынны алды.

Тикшеренү Мәскәү югары уку йортларының көчле позицияләрен раслаудан тыш, ул төбәк уку йортларында предмет өлкәләре лидерларын ачыкларга мөмкинлек бирде. Казан медуниверситетының әлеге рейтингның премьер-лигасына эләгүе – югары уку йортында программаларны гамәлгә ашыруның югары дәрәҗәсен һәм белем бирү сыйфатын күрсәтүче дәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International