"Гаилә бергә" хәйрия фондының Гаилә йортында Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды.
Балаларны РФ һәм ТР халык артисты, профессор һәм Казан дәүләт мәдәният институты югары сәнгать мәктәбенең соло халык җырлавы кафедрасы мөдире Винера Ганиева кафедра укытучылары һәм студентлары белән котлады.