Ижау медицина академиясе студентларын Татарстанга эшләргә чакырдылар

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Семенова Вера Сергеевна катнашында Агерҗе муниципаль районына визиты булды.

Визит кысаларында район башлыгы Нургаянов Ленар Фәрит улы катнашында «Агерҗе район үзәк  хастаханәсе» ДАССУсында һәм район хакимиятендә булдылар. Эшкә урнашу һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук республика медицина оешмаларының баш табиблары катнашында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Ижау дәүләт медицина академиясе» югары белем бирү ФДБМУ студентлары белән Татарстан Республикасы медицина оешмаларына эшкә урнашу өчен яшь белгечләрне җәлеп итү максатында очраштылар.

Очрашу вакытында булачак медикларны борчыган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International