Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашында Сәламәтлек саклау министрлыгы карамашындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.
Утырышта «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» Республика премиясе номинантлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды, конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләрнең исемнәрен 10 июньдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы чарада игълан итәчәкләр.