Татарстанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» Республика премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясен тапшыру тантанасы булды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Фойеда традиция буенча тематик күргәзмә оештырылды.

Аның бер өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм сугыш елларында Татарстан медикларының батырлыклары белән таныштырды.

Быел Габдрахман Апсәләмовның атаклы «Ак чәчәкләр» романына 60 ел тула.

Тантанада сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев чыгыш ясады.

«Елның медицина хезмәткәре» номинациясе.

Финалистлар:

Галиева Гөлнара Габрахман кызы – «Республика клиник туберкулезга каршы  диспансер " ДАССУның реанимация һәм интенсив терапия палаталы  анестезиология-реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы;

 Талипова Гөлсия Линар кызы – "Азнакай район үзәк хастаханәсе" ДАССУ участок шәфкать туташы;

 

Гыйльфанова Флүсәй Фирдәвес кызы – Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУның өлкән фельдшеры.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җиңүчене игълан итте.

Азнакай үзәк район хастаханәсе участок шәфкать туташы Талипова Гөлсия Линар кызы җиңү яулады.

«Иң яхшы махсуслаштырылган учреждение» номинациясендә профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе җиңүче булды.

"Елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе җиңүче булды

Номинациянең махсус бүләген Казан шәһәренең "Профессор К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ ала.

Быел «Уникаль очрак» номинациясендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиблары командасы җиңүче булды

Закирьянов Артур Русланович, Варламов Александр Геннадьевич, Киршин Александр Александрович, Зимагулов Рөстәм Тәлгать улы, Хәкимова Рушания Рәдиф кызы, Гордеев Владислав Михайлович –

 авыр кардиохирургия патологиясен һәм колоректаль яман шешне дәвалау буенча Россиядә беренче тапкыр күп компонентлы бер мизгелле операция уздырган геройларның исемнәре.

«Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясе – бу күренекле казанышларны һәм һөнәргә тугрылыкны тану.

Анда бер генә җиңүче - Әхмәтҗанов Фоат Шәйхетдин улы – медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБМУнең онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең атказанган табибы.

«Ел табибы» номинантлары:

 Басанова Лилия Игоревна, «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУның баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары;

 Нигъмәтуллина Нигина Амоновна, «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУның акушерлык- баш табибның гинекология ярдәме буенча урынбасары;

 Созинова Юлия Михайловна, «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССУның баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары.

Җиңүчене Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Төп премиягә лаек булды:

Басанова Лилия Игоревна, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары.

Номинантлар турында тулырак сайтта карагыз: смотрите на сайте

Марат Хафизовның фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International