Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән котлау алуларын дәвам итәләр.
Түбән Камада Медицина хезмәткәре көне уңаеннан акция узды. Шәһәрнең студент отрядлары штабы табибларга гади халыктан котлаулар җыю оештырды.
Моның өчен махсус медицина студотрядлары эмблемасы белән открыткалар әзерләгәннәр.
Волонтерлар сәүдә үзәгенә килүчеләргә аларга медиклар адресына яхшы сүзләр язарга тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә 30 күңелне нечкәртә торган юллама җыелды.