Лаеш районында яңа ФАПлар төзелеше тәмамлануга якынлаша

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Быел Татарстанда республика казнасы акчаларына 15 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Татарстан Рәисе сәламәтлек саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Соңгы биш елда республикада 238 медицина учреждениесе ачылды.

Быел Лаеш муниципаль районында гына да «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча Сапуголы һәм Татар Сараланы авылларында ике модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International