Татарстан Рәисе сәламәтлек саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
Быел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән берничә ел элек гамәлгә кертелгән «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» төбәк программасы буенча ТРда 15 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Шуларның берсе Саба районының Иштуган тимер юл станциясе поселогында.