Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре күчмә чаралар кысаларында медицина профилактикасы кабинеты эшчәнлеген гамәлгә ашыруда, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүдә, шулай ук каралган критерийлар буенча медицина эшчәнлеге сыйфатына эчке контроль системасын кертүдә методик ярдәм күрсәтү максатында Тәтеш район үзәк хастаханәсендә булдылар.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре баш табибның профилактика эшләре буенча урынбасары Эльвира Сәйфетдинова, гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова һәм медицина профилактикасы буенча табиб Елена Горышина баш табиб Булат Кашапов һәм Тәтеш район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә үткәрделәр, анда йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру һәм уздыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Авырулар санын киметү, шулай ук Тәтеш районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максаты куелган иде.