Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Усман улы Мәхмүтов җитәкчелегендә совет әгъзалары түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар
2025 елның 20 июнендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында "XXI гасырның гуманитар практикалары константасы буларак Кызыл Хач" дигән түгәрәк өстәл узды.
Чара Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан университет һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырылды.
Түгәрәк өстәл эшендә медицина җәмәгатьчелеге, мәгариф учреждениеләре, дини оешмалар һәм хәйрия фондлары вәкилләре катнашты.