Район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән кеше китерелгән

2025 елның 24 июне, сишәмбе

2025 елның гыйнвар–июнь айларында авыл җирендә яшәүче 24 036 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансеризация, вакцинация, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен республиканың район хастаханәләренә китерелгән.

Алып бару «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне сәфәрләре вакытында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International