Кичә Биектауда, туган якны өйрәнү район музееның актлар залында «Ветеран» клубында катнашучыларның «Чын күңелдән» дип исемләнгән күңелле очрашуы булды.
Чара Хезмәт ветераны, «Сугыш балалары» буыны вәкиле Валентина Павловна Воронцованы хөрмәтләүгә багышланган иде.