Татарстан Республикасының стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәгендә (Росстандартның ҮСМ) «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсына заявка биргән медицина хезмәтләре каралды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләреннән торган эксперт комиссиясе катнашучыларга «Халык өчен хезмәт күрсәтү» номинациясенең «Сәламәтлек саклау» категориясендә бәя бирде.
Медицина өлкәсендә инновацияләргә һәм хәзерге заман технологияләренә басым конкурсның мөһим аспекты булып кала.
Катнашучылар хирургик операцияләр үткәрүдә инновацион алымнар, телемедицина кертү, процессларны цифрлаштыру һәм авыруларны диагностикалау өчен ясалма интеллектны куллану проектларын тәкъдим иттеләр.
Быелгы конкурста катнашучылар арасында - әйдәп баручы дәүләт медицина учреждениеләре.