Россия галимнәре, табиблары, хирурглары Казанда йөрәк авыруларын дәвалау мәсьәләләре турында фикер алышачак

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә Казанда ике көнлек «Тумыштан булган һәм  барлыкка килгән йөрәк  зәгыйфьлеген дәвалауда рентгенэндоваскуляр хирургия" фәнни-гамәли конференциясе ачыла.

Россия табиблары кан тамырлары патологиясенең иң кызыклы һәм актуаль аспектларын, тумыштан булган һәм барлыкка килгән йөрәк  зәгыйфьлеген эндоваскуляр дәвалауны караячак; тумыштан булган һәм  барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген диагностика, хирургия тактикасы һәм дәвалау буенча хәзерге заман клиник мәгълүматларга күзәтү үткәрәчәк.

Конфренциянең җентекле программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/5YILd30G1h3SNQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International