Кичә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм кысаларында "Призвание-2025" премиясе узды. "Иң яхшы урта медицина хезмәткәре» номинациясендә Түбән Кама тире-венерология диспансеры – "Республика клиник тире-венерология диспансеры" ДАССУ филиалының физиотерапия буенча шәфкать туташы Тимашева Галина Сергеевна җиңде.
