Мамадыш район үзәк хастаханәсендә авыл медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

2025 елның 27 июне, җомга

Мамадыш район үзәк хастаханәсендә авыл медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

«Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУның актлар залында районның табиб амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды.

Очрашуга шулай ук Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең күчмә мобиль комплексы мөдире Муллин Руслан Валерьевич, Мамадыш шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы урынбасары Сәмигуллин Ришат Роберт улы һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Киңәшмәне амбулатор-сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Мөбәрәкҗанова Ландыш Камил кызы ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International