Биектау район үзәк хастаханәсендә Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 27 июне, җомга

26 июнь көнне Биектау үзәк мәдәният йортында медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итү һәм Биектау  район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды.

Бу көнне медицина хезмәткәрләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән котларга Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин һәм Биектау район  үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин килде.

Бәйрәм район хакимияте һәм мәдәният бүлеге ярдәмендә Биектау район үзәк  хастаханәсе профсоюзы тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International