17 июньдә Лениногорск сәламәтлек саклау ветераны Любовь Леонидовна Лимонова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның янына җылы котлау сүзләре белән профсоюз комитеты рәисе Зөлфия Мөгыйнова килде.
Любовь Леонидовна ярты гасырдан артык гомерен медицинага багышлаган — 52 ел кешеләрнең сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәт иткән.