Мамадыш районында сәламәтлек саклау инфраструктурасын актив үстерү дәвам итә. Урта Кирмән авыл җирлеге территориясендә яңа, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган фельдшер-акушерлык пункты төзелә, ул берьюлы ике торак пунктта — Урта Кирмән һәм Алан авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
Элек ФАП авыл администрациясе, клуб һәм почта белән бер бинада урнашкан иде. Хәзер исә медицина учреждениесе өчен хәзерге заман таләпләренә туры килә торган, инженерлык челтәрләренең тулы җыелмасы һәм кирәкле җиһазлары булган аерым бина төзелә.
Халыкка медицина ярдәмен ФАП мөдире - фельдшер Галиева Эльмира Илдус кызы күрсәтә. 2024 елның 1 февраленнән аның ярдәмчесе булып Бикмурзина Зөлфия Фаяз кызы эшли, ул яңа эш шартларын оештыруга һәм җайлаштыруга зур өлеш керткән.
ФАП «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында төзелә.