Лениногорскида TIMMERMAN 2025 трейлы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 600 гә якын йөгерүче стартка чыкты.
Дистанцияләр тау җирләре һәм урман массивы буйлап үтте – катнашучыларны текә күтәрелешләр, төшүләр, кисешкән урыннар һәм чыдамлык сынаулары көтте.
Оештыручылар төрле яшьтәге балалар өчен — 300 метрлы дистанция, өлкәннәр өчен – 3, 10 һәм 20 километрлы маршрутлар әзерләгән.
Катнашучылар арасында - Лениногорск район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре. Баш табиб Равил Шаһиев, УЗИ кабинеты мөдире Денис Тимерханов һәм баш хисапчы Наталья Аршинова хәрәкәтнең тормыш икәнлеген үз үрнәкләре белән күрсәтергә булдылар. Наталья 3 километрлы дистанцияне узды, ә безнең ир- атлар җитдирәк дистанцияне - 10 километрны сайладылар.
