Зәй районының 10 фельдшер-акушерлык пунктында һәм бер табиб амбулаториясендә капиталь ремонт дәвам итә.
Югары Шепкә авылындагы табиблык амбулаториясе һәм Нәлем, Түбән Биш, Югары Лоҗы, Туңылҗа, Алексеевка, Әхмәт, Карман, Яңа Маврино, Суык Чишмә һәм Төги авылларында ФАПлар яңартыла.
Барлык эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы кысаларында башкарыла.