«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺБУда 2024-2025 уку елын тәмамлаучыларга урта һөнәри белем турында дипломнар тапшыруга багышланган тантаналы бәйрәм узды.
Укучылар һәм аларның якыннары, көллият мөгаллимнәре бу көнне дулкынланып көттеләр!
Чыгарылыш бәйрәме – ул һәркемнең хәтерендә мәңгегә кала торган бәйрәм. Нәкъ менә студентлык - күпкырлы вакыйгалар, актив һәм бай аралашу, гаҗәеп ачышлар һәм казанышлар белән тулы кечкенә тормыш!