Бүген Казан медицина көллиятендә тантаналы чыгарылыш булды. Зал горурлык, дулкынлану һәм җылы хисләр белән тулган иде – булачак медикларның тулы бер буыны өчен тормышның мөһим этабы тәмамланды.
Чараны директор вазыйфаларын башкаручы Алексей Владимирович Шулаев ачты. Ул студентларны чыгарып җибәрү турындагы приказны рәсми рәвештә укыды, аларга медицинада шундый мөһим юлга теләкләр белдерде!
Укучыларны котларга хөрмәтле кунаклар килде.
Казан медицина көллияте үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана һәм аларга сайлаган һөнәрләрендә, кешеләргә ярдәм итү һәм тормышларны коткару юлында уңышлар тели!"