Әлмәттә илкүләм проект кысаларында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзеләчәк

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Әлмәтнең Урсала микрорайонында 3 нче шәһәр поликлиникасының гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелә

Гомуми мәйданы 395 кв. м булган бер катлы бина өлкәннәр һәм балалар бүлекләреннән торачак.

Әлмәтнең 3 нче шәһәр поликлиникасының гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International