Республика балалар клиник хастаханәсенең Бөтенроссия конференциясендә катнашуы

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсенең диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире Хәмидуллин Айдар Фаяз улының 70 еллыгына багышланган «Тумыштан килгән һәм соңрак килеп чыккан йөрәк зәгыйфьлеген дәвалауда рентген-эндоваскуляр хирургия»» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Күренекле табибның юбилей датасы конференциядә генә түгел, аңа «Россия Федерациясендә тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлеген дәвалауда хәзерге заман инновацион рентгенэндоваскуляр технологияләр уйлап тапкан һәм гамәлгә керткән өчен» профессор Ю.С. Петросян исемендәге премия бирелү белән дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International